Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы тариф кампаниясен тәмамлады

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Федераль закон таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2024 елга газ, электр энергиясе, җылылык белән тәэмин итү, су  (салкын һәм кайнар) белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүләргә тарифларны раслады.

Коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2024 елның 1 июленнән, ел ярымлык тәнәфестән соң гына үзгәрәчәк. Яңа тарифлар белән түләү документын татарстанлылар 2024 елның августында июль ае өчен алачак.

Шунысына аерым игътибар итәргә кирәк, ни өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү суммасы хәзер үк үзгәрде?

2023 ел дәвамында һәм 2024 елның беренче яртысында счет-фактурада коммуналь хезмәтләр өчен түләү суммасының үзгәрүе тарифларның үзгәрүе белән бәйле түгел. Бу очракта түләүгә коммуналь хезмәттән файдалану күләменең үзгәрүе йогынты ясады (мәсәлән, кышкы чорда тышкы һава температурасының түбәнәйүе белән бәйле рәвештә ягып җылыту өчен түләү арта).

2024 елның 1 июленнән 695 муниципаль берәмлек өчен коммуналь хезмәтләргә гражданнарның түләү индексы үсеше буенча чик 10,8 проценттан һәм 218 муниципаль берәмлек өчен 15,7 проценттан артмаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу күрсәткечләр уртача 7 коммуналь хезмәтне исәпкә алып кабул ителде. Аерым коммуналь хезмәтләргә тариф үсеше уртача зурлыктан зуррак яки кечерәк якка аерылып торырга мөмкин.

Тарифлар үсешенең төп факторлары булып федераль дәрәҗәдә кабул ителгән энергетика ресурсларына бәяләр арту, республикада расланган дәрәҗәгә ярашлы рәвештә икътисадның бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы күләменең артуы, федераль һәм республика программалары буенча төзелгән яңа объектларны эксплуатацияләү чыгымнарын исәпкә алу, шулай ук куллану бәяләре индексын арттыру тора.

Электр энергиясенә, газ һәм каты коммуналь калдыкларга тарифлар, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең кабул ителгән норматив хокукый актларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә бердәм рәвештә билгеләнде.

Халык өчен электр энергиясенә тарифлар Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан җиткерелгән тарифларның (минималь һәм максималь) чик дәрәҗәләре кысаларында һәм электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда шәһәр халкы өчен түбәнәйтүче коэффициентларны куллану буенча төбәк карарын исәпкә алып билгеләнә.

Дәүләт комитеты тарафыннан электр энергиясенә тариф минималь дәрәҗәдә билгеләнде һәм 2024 елның 1 июленнән түбәндәгечә булачак:

бер ставкалы тариф – 5,09 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш 41 тиен;

шәһәр торак пунктларында электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – 4,10 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш 52 тиен;

авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – 3,57 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш – 29 тиен.

Халык өчен табигый газның ваклап сату бәясе: газга күмәртәләп сату бәясе, газ ташу буенча хезмәтләргә тариф, тәэмин итү-сату хезмәтләре өчен түләүләрдән тора. Барлык компонентларның зурлыгын шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәт билгели. Дәүләт комитеты тарафыннан халык өчен газ бәясен җиткерелгән параметрлардан чыгып билгеләнде:

Газ – 7,47 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш 69 тиен.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өчен түләү түбәндәгечә булачак:

Күпфатирлы йортлар – аена 108,08 сум/кеше (өстәмә хак сылымы белән), үсеш 4,2 сум;

Индивидуаль торак йортлар – аена 117,24 сум/кеше (өстәмә хак салымы белән), үсеш 4,5 сум.

Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык су агызу өлкәләрендә хезмәт күрсәтүгә тарифлар һәр җайга салынулы оешма киселешендә дифференциацияләнгән рәвештә билгеләнде.

Дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актлар хокукый мәгълүмат сайтында бастырып чыгарылды: https://pravo.tatarstan.ru/gosudarstvenniy-komitet-respubliki-tatarstan-po.htm?page=1

Барлык тариф карарлары да Дәүләт комитеты сайтында https://kt.tatarstan.ru/, Ачык Татарстанда һәм ТКХ ДМС мәгълүмат системасында урнаштырылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәүләт комитеты коммуналь хезмәтләргә тарифлар белән бәйле мәсьәләләрне күзәтеп тора.  Дәүләт торак инспекциясе түләүләрне исәпләү кагыйдәләрен күзәтә.

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары комплексы сакланып калган:

- Ташламаларның федераль категорияләре: Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр.

 - Төбәк категорияләре: хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән, репрессияләнгән гражданнар һәм күпбалалы гаиләләр.

Бирелгән ташламалар күләме алучыларның категориясенә бәйле.

Әгәр гражданинның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма кеременең 21% өлешен арттырып җибәрсә, ул шулай ук субсидия алу өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International