ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.
Көн тәртибендә – 2024 елга тарифларны билгеләү мәсьәләләрен карау:
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифлар 59 оешма өчен расланды;
- технологик тоташтыру өчен түләүне көйләү һәм контрольдә тоту өлкәсендә – 1 оешма өчен;
- электр энергиясенә тарифларны көйләү һәм контрольдә тоту өлкәсендә – 2 оешма өчен.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.