ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы 13 декабрьдә узды.
Көн тәртибендә – 2024 елга тарифларны билгеләү мәсьәләләрен карау:
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифлар 6 оешма өчен расланды;
- сәнәгать булмаган өлкәне көйләү һәм контрольдә тоту өлкәсендә – 8 оешма өчен;
- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – 10 оешма өчен;
- технологик тоташтыру өчен түләүне көйләү һәм контрольдә тоту өлкәсендә – 3 оешма өчен;
- электр энергиясенә тарифларны көйләү һәм контрольдә тоту өлкәсендә – 6 оешма өчен.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.