Идарә әгъзалары докладчыларны тыңладылар, тәкъдим ителгән исәпләүләрне карадылар һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча уңай карарлар кабул иттеләр:
|
1. «Микрорайон 7А» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ объекты – «П.Лумумба урамындагы торак йорт»ны Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында. 2. «ДОМКОР» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ объекты – «Чаллы шәһәрендә тышкы инженерлык челтәрләре белән Мәләкәс аръягы районында 20-12 һәм 20-14 нче күп катлы торак йорт»ны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында». Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин. |