Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Казанда форум узды

2023 елның 8 декабре, җомга

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән ел саен 9 декабрьдә үткәрелә. Бу көнне 2003 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителгән коррупциягә каршы БМО Конвенциясе кул кую өчен ачыла. Россия беренче илләр арасында Конвенциягә кул куя һәм аны 2006 елның 8 мартындагы 40-ФЗ номерлы Федераль закон белән ратификацияли.

Кичә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап, «ИТ-Парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта коррупциягә каршы республика форумы үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина һәм финанс хисабы, кадрлар, дәүләт хезмәте һәм мобилизация эше бүлеге башлыгы Клара Сафиуллина катнаштылар.

Форумда катнашучылар – республика министрлыклары һәм ведомстволары, район администрацияләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашучы фән, яшьләр вәкилләре, шулай ук коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча кайбер РФ  субъектлары органнары җитәкчеләре.

Коррупциягә каршы форум инде икенче ел «Алма — бирмә» исеме астында уза. 

Татарстан Россия Федерациясенең терәк төбәге һәм берничә юнәлеш буенча лидер дип игълан ителде. Быел, дәүләт программалары буенча гына да республиканың социаль үсешенә инвестицияләр 50 млрд.сум тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International