Лариса Хәбибуллина Хокукый белемнәр мәктәбендә доклад белән чыгыш ясады

2023 елның 8 декабре, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре кысаларында халыкны хокукый агарту эше алып барыла.

Бүген шундый чараларның берсе булды. Чараның темасы: «Без нәрсә өчен түлибез: ТКХ бәяләре һәм тарифлары ничек формалаша» Спикерлар сыйфатында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең ТКХ өчен түләүләрнең нигезлелеген тикшерү бүлеге башлыгы Камалова Алсу чыгыш ясады.

Тыңлаучылар сыйфатында «Россия пенсионерлар берлеге» төбәк бүлеге каршындагы «Өченче яшь университеты»нда белем алучы гражданнар чакырылган иде.

Лариса Хәбибуллина үз докладында республикада коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны җайга салу, атап әйткәндә тарифларны исәпләү тәртибен, коммуналь хезмәтләр өчен «тариф» һәм «түләү» төшенчәләренең аермаларын, гражданнарның түләү үсешенең чик индексларын, гражданнарның керүче мөрәҗәгатьләренең статистик күрсәткечләрен ачты, шулай ук 2024 елга коммуналь хезмәтләргә фаразланган тарифларны игълан итте.

Алсу Камалова торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр суммаларын дөрес исәпләү  һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе үткәргән контрольлек чаралары турында сөйләде.

Тыңлаучылар, үз чиратында, аларны борчыган сорауларны, аерым алганда, счет-фактурадагы исәпләүләр, торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты, күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен исәпләнгән түләүләрне яңадан исәпләү мөмкинлеге, гомумйорт мөлкәтен карап тоту өчен түләүләр турында һәм башка бик күп сорауларны бирделәр.

Чара бик актив узды һәм бу мондый очрашуларны үткәрүнең файдалы һәм кирәкле булуына дәлил булып тора.

Дәрес ахырында Лариса Хәбибуллина очрашуда катнашучыларга конструктив сөйләшүләре өчен рәхмәт белдерде һәм гражданнарның Дәүләт комитетына теләсә нинди уңайлы ысул белән (почта, электрон почта, телефон, интернет-кабул итү бүлмәсе, социаль челтәрләр аша, шулай ук шәхси кабул итү барышында) тарифлар буенча аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булуы турында искәртте.

Искәртеп узабыз, «Демография» илкүләм проекты кысаларында өлкәннәр өчен комплекслы программаларны үстерү нәтиҗәсендә хәзерге пенсионерлар кызыклы ял итү өчен төрле мөмкинлекләрдән файдалана алалалр.

Илкүләм проектның иң мөһим максаты – кешеләрнең мөмкин кадәр, яшьләренә бәйле үзгәрешләр һәм хроник авырулар аркасында килеп чыккан чикләүләргә карамастан  озаграк яшәвен тәэмин итү. Россиялеләрнең сәламәт гомер озынлыгы 67 яшькә кадәр артыр, дип көтелә.

«Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру» федераль проекты ярдәмендә профилактик тикшерүләр үткәрү оештырылган. «Көмеш университетлар« дип аталган әдәби клублар, музыкаль һәм спорт секцияләре барлыкка килә, алар өлкән яшьтәге гражданнарда активлыкны сакларга ярдәм итә.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International