«Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» берләшмәсе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, «Видеопомощник ЖКХ» проектын башлап җибәрде.
«Видеопомощник ЖКХ» – кыска, әмма мәгълүмати роликлар, анда һәркем күпфатирлы йортларның хуҗалары көн саен биргән ТКХ өлкәсендәге иң актуаль сорауларга җавап таба алачак.
Бүген без видео ярдәмченең егерме җиденче чыгарылышын карарга тәкъдим итәбез. Роликта сүз күпфатирлы йортлар белән идарә итү ысуллары турында бара.
Без йортта яшәүчеләрне күпфатирлы йорт белән идарә итү ысуллары һәм төрләре турында мәгълүмат белән таныштырачакбыз.
Егерме җиденче чыгарылыш: https://www.youtube.com/watch?v=5KJYT8E73PI
Киләсе чыгарылышларны безнең «Татарстан тарифлары» Телеграм-каналыннан карагыз.