Александр Груничев Идарә утырышын үткәрде

2023 елның 8 декабре, җомга

8 декабрьдә  ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибендә – 2024 елга тарифларны билгеләү мәсьәләләрен карау:

- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә – 14 коммуналь комплекс оешмасы өчен тарифлар;

- сәнәгать булмаган өлкәне көйләү һәм контрольдә тоту өлкәсендә – 23 оешма өчен;

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – 40 оешма өчен.

Барлык тариф карарлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2024 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 31 декабренә кадәр җайга салынулы бәяләрне (тарифларны) индексацияләү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 10 ноябрендәге 3147-р номерлы карарына ярашлы рәвештә кабул ителде.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International