Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең 54 нче утырышы булып узды

2023 елның 8 декабре, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең 54 нче утырышы булып узды.

Идарә әгъзалары докладчыларны тыңладылар, тәкъдим ителгән исәпләүләрне карадылар һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча уңай карарлар кабул иттеләр:

1. «ИНВЕСТОР» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ объекты – «Чаллы шәһәренең Жданов урамындагы аз катлы торак төзелеше»н «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында.

2. «БизнесСтройПроект» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ объекты – «НОВА» торак комплексы»н Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында.

3. «ТР, Чаллы ш., «Притяжение»  ТК адресы буенча җир участогы чигенә кадәр газүткәргеч тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү турында».

4. «ТР, Казан ш., Гудованцев ур., 130 йорт адресы буенча җир участогы чигенә кадәр газүткәргеч тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү турында».

5. «ТР, Казан ш., Толстой ур., 39 йорт адресы буенча җир участогы чигенә кадәр газүткәргеч тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү турында».

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International