Дәүләт комитеты тарафыннан «Водоканал» МУП инвестиция программасы үтәлешенә күчмә мониторинг үткәрелде

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасы үтәлешенә чираттагы мониторинг үткәрделәр һәм түбәндәге объектларны реконструкцияләү буенча эшләр барышы белән таныштылар:

1. Х.Мәүлетов урамы буенча Гарифьянов урамыннан Сыртланова урамына кадәр суүткәргеч участогын реконструкцияләү: озынлыгы – 178 метр, диаметры – 600 мм.

Бүгенге көндә горизонталь юнәлешле бораулау ысулы белән реконструкцияләү өчен 2 чокыр ясалган һәм диаметры 600 мм булган полиэтилен торбалардан үрелмәләр эретеп ябыштырыла. Хәзерге вакытта гидравлик пресс белән юл аша чыгу урыны астында диаметры 900 мм булган тимер торбадан футляр күмелә. Эшне катлауландыра торган сәбәп – юл астындагы пресс бетон киртәгә тап булган, аны кул белән ватарга туры килә.

2.Сыртланова урамындагы суүткәргеч участогын реконструкцияләү: озынлыгы – 499 метр, диаметры – 600 мм.

499 метрлы участокта диаметры 600 мм булган 317 м полиэтилен торба салынган. Алга таба горизонталь юнәлешле бораулау өчен 4 чокыр эшләнгән, җиде коедан икесе урнаштырылган.

3.Ю.Фучик урамыннан К.Габишев урамына кадәр Сафиуллин урамы буенча суүткәргеч участогын реконструкцияләү: озынлыгы – 720 пог.метр, диаметры – 400 мм.

Хәзерге вакытта горизонталь юнәлешле бораулау ысулы белән диаметры 400 мм булган 350 метр полиэтилен торба салу эшләре башкарылган, яңа чокырлар эшләнә, 12 метрлы торбалардан үрелмәләр эретеп ябыштырыла. Проект буенча 400 мм диаметрлы торба 600 мм диаметрга күчәчәк. Эшләр графиктан алдарак алып барыла, аның буенча эшләрнең 80%тан артыгы 2024 елда башкарылырга тиеш.

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Видеорепортаж

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International