Александр Груничев «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVIII съезды делегатлары белән онлайн-конференциядә катнашты

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

19 декабрьдә узачак съезд алдыннан Ассоциация делегатлар белән муниципаль берәмлекләрне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча онлайн-конференция үткәрде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашты, модератор булып Чаллы мэры  Наил Мәһдиев чыгыш ясады. 

Конференциядә шәһәр төзелеше һәм территориаль планлаштыру мәсьәләләре, социаль объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча дәүләт программалары, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу инфраструктурасын үстерү, чистарту корылмалары, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук юллар һәм күперләр төзү, ремонтлау һәм тоту, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү, төзекләндерелгән объектларны, ишегалларын карап тоту һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Республика муниципаль берәмлекләре советы съезды ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелә. Чарада дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралачак.

Съезд эшендә Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре – 956 делегат, шулай ук 300дән артык чакырылган вәкил катнашачак, алар арасында республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы һәм РФ Федерация Советы депутатлары, җирле үзидарә органнары ветераннары, ТОС һәм якташлык, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре бар.

Көн тәртибе кысаларында ел саен муниципаль берәмлекләрнең – шәһәр территорияләренең дә, авыл җирлекләренең дә актуаль мәсьәләләре тикшерелә. Чараның төп бурычы – муниципаль берләшмәнең узып баручы елдагы эшен бәяләү һәм якын киләчәккә бурычларны билгеләү.


Фото: Ассоциация «Совет муниципальных образований Республики Татарстан»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International