Коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2024 елның 1 июленә кадәр үзгәрмәячәк

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә федераль закон нигезендә коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләү 2024 елның 1 июленнән, ел ярымлык тәнәфестән соң булачак. Россия Президенты кушуы буенча 2023 елда тарифлар күтәрелмәде, ягъни ел ярымнан артык бер дәрәҗәдә сакланачак.  

Федераль закон таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты агымдагы елның 20 декабренә кадәр 2024 елга тарифларны расларга тиеш.

Тарифлар РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган Россиянең социаль-икътисадый үсешен фаразлау күрсәткечләрен исәпкә алып исәпләнәчәк.

Татарстан Республикасы буенча гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү индексын арттыру чиге РФ Хөкүмәтенең боерыгы белән 10,8% күләмендә расланган, аерым муниципаль берәмлекләр буенча файдаланырга мөмкин булган максималь рөхсәт ителгән тайпылыш чиге 4,9% күләмендә билгеләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу күрсәткечләр Татарстан Республикасы өчен уртача, барлык 913 муниципаль берәмлекне һәм 7 коммуналь хезмәтне исәпкә алып, кабул ителгән. Аерым коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсеше уртача зурлыктан зуррак һәм кечерәк якка аерылып торырга мөмкин. (Мәсәлән: Питрәч авыл җирлеге: су белән тәэмин итү – 7,9%, су чыгару – 9,5%, электр белән тәэмин итү – 8,8%, җылылык белән тәэмин итү – 14%, газ белән тәэмин итү – 11,2%, ККК белән эш итү – 4%, шул ук вакытта авыл җирлеге буенча индекс 11,3% тәшкил итәчәк, бу мөмкин булган максималь индекс 15,7% тан артмый).

Тарифлар үсешенең төп факторлары булып федераль дәрәҗәдә кабул ителгән энергетика ресурсларына бәяләр арту, республикада расланган дәрәҗәгә ярашлы рәвештә икътисадның бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы күләменең артуы, федераль һәм республика программалары буенча төзелгән яңа объектларны эксплуатацияләү чыгымнарын исәпкә алу, шулай ук башка чыгымнар статьяларына карата кулланыла торган куллану бәяләре индексын арттыру тора.

Газ һәм электр белән тәэмин итү өлкәләрендә барлык тариф карарлары диярлек федераль дәрәҗәдә кабул ителә, һәм алар Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә бердәм.

Халык өчен электр энергиясенә тарифлар Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан җиткерелгән тарифларның (минималь һәм максималь) чик дәрәҗәләре кысаларында һәм электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда шәһәр халкы өчен түбәнәйтүче коэффициентларны куллану буенча төбәк карарын исәпкә алып билгеләнә.

Дәүләт комитеты тарифны мөмкин булган иң түбән дәрәҗәдә фаразлый һәм 2024 елның 1 июленнән ул түбәндәгечә тәшкил итәчәк:

бер ставкалы тариф – 5,09 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш 41 тиен;

шәһәр торак пунктларында электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – 4,10 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш 52 тиен;

авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – 3,57 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш – 29 тиен.

Халык өчен табигый газның ваклап сату бәясе: газга күмәртәләп сату бәясе, газ ташу буенча хезмәтләргә тариф, тәэмин итү-сату хезмәтләре өчен түләүләрдән тора. Барлык компонентларның зурлыгын шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәт билгели. Дәүләт комитеты халык өчен газ бәясен җиткерелгән параметрлардан чыгып фаразлый:

Газ – 7,54 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш 76 тиен.

Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә хезмәт күрсәтүгә тарифлар дифференциаль рәвештә, һәр җайга салынулы оешма өлешендә билгеләнә һәм агымдагы елның 20 декабренә кадәр расланачак.

Яңа тарифлар белән түләү документын татарстанлылар 2024 елның августында июль ае өчен алачак.

Барлык тариф карарлары да ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында https://kt.tatarstan.ru/, Ачык Татарстанда һәм ТКХ ДМС мәгълүмат системасында урнаштырылачак. Моннан тыш, Дәүләт комитеты оештырган телеграм-бот та яңартылачак, анда шулай ук тариф карарлары турында актуаль мәгълүмат урнаштырылачак.

Дәүләт комитетының социаль челтәрләрендә гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү өчен теге яки бу юнәлешләр буенча әңгәмәләр оештырылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәүләт комитеты коммуналь хезмәтләргә тарифлар белән бәйле мәсьәләләрне күзәтеп тора. Дәүләт торак инспекциясе түләүләрне исәпләү кагыйдәләрен күзәтә.

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары комплексы сакланып калган:

- Ташламаларның федераль категорияләре: Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр.

 - Төбәк категорияләре: хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән, репрессияләнгән гражданнар һәм күпбалалы гаиләләр.

Бирелгән ташламалар күләме алучыларның категориясенә бәйле.

Әгәр гражданинның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма кеременең 21% өлешен арттырып җибәрсә, ул шулай ук субсидия алу өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International