Икенче декабрьдә Төбәк – Татарстан Республикасы көне була, анда теләгән һәркем республика атмосферасына чума ала: тарихи үзәк буйлап йөри, йолаларны күрә, татар ашларын татып карый ала. Милли орнаментлы сфера үзәк экспозиция булачак.
Республика икътисадта, сәнәгатьтә, медицинада, авыл хуҗалыгында, мәдәнияттә һәм туризмда казанышлар тәкъдим итәчәк. Ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Белешмә: Татарстан Республикасы – илнең икътисадый үсешенә зур өлеш кертүче динамик үсештәге төбәк. Татарстан Россиянең иң эре нефть эшкәртү һәм химия үзәкләренең берсе булып тора. Республикада 4 миллионнан артык кеше яши, алар арасында 175 милләт бар! Республика дөньяның спорт һәм мәдәни тормышында актив катнаша, күп кенә зур чаралар үткәрә. Ел саен Казанда «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, «Россия – Кытай» РОСТКИ халыкара форумы уза. Казан рәсми рәвештә БРИКС рәислегенең башкаласы итеп расланды. "Россия" күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы 130,7 кв. м мәйданда экспозициядә тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы стенды төбәкнең Россия Федерациясе илкүләм проектлары кысаларында ничек үсеш алуына багышлана. Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасында «Мәгариф» илкүләм проектының «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты буенча IT-технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен «Алабуга Политех»та IT-куб белем бирү киңлекләре булдырылды. Проект ярдәмендә лекторийлар җиһазландырылган, аларда робототехника, виртуаль чынбарлык, зур мәгълүмат белән эшләү, цифрлы куркынычсызлык, веб-дизайн эшләүгә өйрәтелә.
«Мәгариф» илкүләм проекты – ул заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән мәктәпләр, техникумнар һәм көллиятләр, өстәмә белем бирү үзәкләре; заманча белем бирү программалары; һөнәри осталык дәрәҗәсе югары булган педагоглар; балаларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча кирәкле психологик-педагогик һәм методик ярдәм алучы ата-аналар; иҗади кызыксынуларны һәм сәләтләрне канәгатьләндерү, һөнәри юнәлеш бирү өчен шартлар белән тәэмин ителгән балалар; һөнәри һәм карьера үсеше мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашучы иҗади яшьләр.
Россиянең 89 төбәгенең казанышларын күрсәтүче «Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды һәм 2024 елның 12 апреленә кадәр эшләячәк.
фото: https://russia.ru