Иҗтимагый совет социаль әһәмияткә ия мәсьәләләр турында фикер алышты

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Дмитрий Романов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның квартал саен үткәрелә торган утырышы булды.

Очрашуда Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина һәм аерым структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты. Иҗтимагый советны Наил Вяльшин, Марат Хуҗин, Миңнәхмәт Хисмәтуллин, Рушан Хәмидуллин, Фәрит Максумов һәм Павел Ванин тәкъдим итте.

Анда катнашучылар «Республикада транспорт тармагы концепциясе» проектын, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын профилактикалау программасы проектын тикшерделәр, шулай ук коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча программа чараларының үтәлеше турындагы мәгълүматны һәм Иҗтимагый совет әгъзаларының хисапларын тыңладылар.

Чарада катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләрнең әһәмиятен һәм килгән тәкъдимнәрне алга таба тикшерү кирәклеген билгеләп үттеләр.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.11.2010 ел, № 906 карары нигезендә төзелде. Совет Дәүләт комитеты боерыгы белән расланган Нигезләмә нигезендә эш итә.

2023 елда 12 кешедән торган Иҗтимагый советның яңа составы сайланды, анда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең яшьләр советы һәм җәмәгатьчелекнең башка вәкилләре бар. Рәис итеп Д.С.Романов - «Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» ассоциациясенең башкарма директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ТКХ һәм экология буенча комиссиясе рәисе сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International