Тарифларны контрольдә тоту һәм җайга салу бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев эш визиты белән Түбән Кама шәһәренең «Бигеш» халыкара аэропортында булды.
Сәфәр барышында «Бигеш аэропорты» ААҖ генераль директоры Андрей Парфененко, генераль директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Светлана Каюмова һәм икътисад һәм финанслар бүлеге башлыгы Наталья Долинова белән киңәшмә узды.
Эш киңәшмәсендә «Бигеш аэропорты»ААҖ аэропортында күрсәтелә торган хезмәтләргә максималь тарифларны (җыемнарны) билгеләүнең проблемалы мәсьәләләре тикшерелде.
Гаяз Миңнебаев җайга салына торган хезмәтләр буенча чыгымнарны объектив бәяләү өчен аэропорт эше белән танышты.
Белешмә өчен: Бигеш халыкара аэропорты – «КАМАЗ» ГАҖ бүлендек предприятиесе – Татарстан Республикасының иң интенсив үсүче аэропортларының берсе. «Бигеш» аэропортыннан 25 километр радиуста Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләре урнашкан. Бигеш аэропорты Татарстан Республикасының якындагы шәһәр һәм районнарыннан пассажирларга гына түгел, Удмуртия Республикасы һәм Башкортостан халкына да хезмәт күрсәтә.
2019 елның 31 маенда, Россия Федерациясе Президентының «Аэропортларга Ватан алдында аерым казанышлары булган затлар исемнәрен бирү турында» 246 номерлы Указы нигезендә, Бигеш халыкара аэропортына рәсми рәвештә Н.В.Лемаев – «Нижнекамскнефтехим» җитештерү берләшмәсе директоры, СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры исеме бирелде.