Тарифлар буенча дәүләт комитетының җылылык челтәрләре буенча җылылык энергиясе, җылылык энергиясен саклый торган матдә тапшырылганда технологик югалту нормативларын раслау буенча дәүләт хезмәте турында

2024 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген  «Халкының исәбе биш йөз һәм аннан күбрәк кеше исәпләнгән авыл җирлекләрендә, шәһәр округларында урнашкан җылылык челтәрләреннән тыш, җылылык челтәрләре буенча җылылык энергиясе, җылылык энергиясен саклый торган матдә тапшырылганда технологик югалту нормативларын раслау хезмәте» турында сөйләрбез.

Хезмәт күрсәтү тәртибе Дәүләт комитетының боерыгы белән расланган Административ регламентта (алга таба – Административ регламент) билгеләнгән. Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә  урнаштырылган.

Дәүләт хезмәтен алу өчен кирәкле документлар:

1. Мөлкәтнең аренда шартнамәсе яки ия булу хокукын раслый торган бүтән документ.

2. Тәртипкә ярашлы рәвештә җылылык челтәрләре буенча җылылык энергиясе, җылылык энергиясен саклый торган матдә тапшырылганда технологик югалту нормативлары күрсәткечен раслауга тәкъдим ителгән, нигезли торган документлар, атап әйткәндә:

- технологик югалту һәм җылылык энергиясен тапшыру матдәсен югалту нормативларының исәпләмәсе, шул исәптән планлы ремонтлардан соң эшләтеп җибәрер алдыннан җылылык челтәрләре торбаүткәргечләрен тутыруга киткән җылылык энергиясен тапшыру матдәсен сарыф итүләр, автомат җайга салу һәм яклау чаралары белән җылылык энергиясен тапшыру матдәсен технологик бушатулар, планлы эксплуатация сынауларына җылылык энергиясен тапшыру матдәсенең техник нигезләнгән сарыфы һәм җылылык челтәрләре арматурасында һәм торбаүткәргечләрендә тыгызлык булмаган урыннар аша котылып булмый торган җылылык энергиясен тапшыру матдәсен техник югалтулар (җылылык белән тәэмин итү системасының һәркасы өчен су, пар һәм конденсат җылылык энергиясен тапшыру матдәләре буенча аерым-аерым);

- җылылык энергиясенең технологик сарыфларының һәм югалтуларның нормативлары исәпләмәсе, шул исәптән торбаүткәргечләрнең җылылык изоляциясе конструкцияләре аша да җылылык энергиясен тапшыру матдәләрен югалтулар белән (җылылык белән тәэмин итү системасының һәркайсы өчен су һәм пар җылылык челтәрләре буенча аерым);

- җылылык энергиясен һәм җылылык энергиясен тапшыру матдәсен тапшыруга электр энергиясенең норматив технологик сарыфлары исәпләмәсе (җылылык белән тәэмин итү системасының һәркайсы өчен аерым);

- нормативларны исәпләгәндә кулланыла торган методларга тасвирлама;

- технологик сарыфларның нормативларын исәпләү буенча кулланыла торган программалар турында белешмәләр (программаның аталышы, аны эшләүченең исеме, кулланыла торган версиясенең эшләнгән елы, эксперт бәяләмәләренең, сертификатларның күчермәләре һ.б.);

- агымдагы елга һәм бу елдан алдагы ике елга закон тәртибендә билгеләнгән нормативларның күрсәткечләре;

- агымдагы елдан алдагы ике елда коммерция исәбе күрсәткечләре буенча җылылык энергиясен тапшырганда җылылык энергиясен тапшыру матдәләренең, җылылык энергиясенең фактик югалту һәм электр энергиясен сарыф итү күрсәткечләре;

- җайга салу елына, агымдагы елдан алдагы ике елга җылылык энергиясенә булган тарифларга кертелгән нормативларның күрсәткечләре (җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләренә), тулаем алганда һәм җылылык белән тәмин итү системалары һәм "пар" (басымнары буенча) һәм "су" җылылык энергиясен тапшыру матдәләре буенча бүлеп;

- җылылык энергиясен тапшырганда технологик югалту нормативларының әһәмиятен нигезләүче материалларга экспертиза бәяләмәсе.

Аңлатма язуында түбәндәгеләр булырга тиеш:

- һәр җылылык белән тәэмин итү системасының җылылык энергиясе чыганаклары турында белешмәләр (Гкал/сәг (кайнар суда) һәм т/сәг (парда) җылылык энергиясе чыганакларының билгеләнгән һәм эш итә торган егәрлекләре) һ.б.;

Кирәкле документлар пакеты белән гаризаны бер ысул белән бирергә мөмкин:

1. Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;

2. Башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы аша.

Хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.

Тулырак сайтта: https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/27502

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International