Дәүләт комитеты тарафыннан су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга (технологик тоташтыруга) тарифлар билгеләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү турында

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга (технологик тоташтыруга) тарифлар билгеләү»  хезмәте турында сөйләрбез.

Хезмәт күрсәтү тәртибе Дәүләт комитетының 10.12.2020 № 546/2020 боерыгы белән расланган Административ регламентта (алга таба – Административ регламент) билгеләнгән. Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә  урнаштырылган.

Тоташтыруга тарифлар билгеләү турындагы гаризага түбәндәге документлар һәм материаллар теркәлә:

а) җайга салына торган эшчәнлекне гамәлгә ашырганда кулланыла торган күчемсез милек объектларына (биналарга, төзелмәләргә, корылмаларга, җир кишәрлекләренә) карата хокук билгели торган (граждани-хокукый килешүләрнең, консеция килешүләренең, юридик затны үзгәртеп корганда – тапшыру актларының күчермәләре), милекчелек хокукын раслый торган документларның күчермәләре, идарә итүнең башка законлы нигезе;

б) кушымталары белән бергә исәпкә алу сәясәтен раслау турындагы карарларның күчермәләре (синтетик һәм аналитик бухгалтерия исәпләрендәге счетларны һәм субсчетларны үз эченә алган счетларның расланган планын да кертеп);

в) ышаныч кәгазеннән башка гына оешма исеменнән эш итәргә хокуклы затны билгеләү (сайлау) турындагы документ күчермәсе;

г) алдагы җайга салуның 3 чоры һәм соңгы хисап датасы өчен бухгалтерлык һәм статистик хисаплылык күчермәләре;

е) эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыруга чыгымнарны һәм җайга салынулы эшчәнлектән кирәкле тулаем керемне исәпләү, башлангыч мәгълүматларга икътисадый нигезләү (исәпләүнең кулланыла торган индексларын, нормаларын һәм смета нормативларын күрсәтеп) теркәп;

 ж) тоташтыруга тарифларны исәпләү;

л) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә мөрәҗәгать итүче тарафыннан товарлар (материаллар, җиһазлар) сатып алынуын раслый торган документларның (сатып алулар турында нигезләмә, сатып алулар уздырылуы турында белдерү, сатып алу турындагы документлар, сатып алулар уздыру барышында төзелә торган сатып алуларны уздыру беркетмәләре) күчермәләре.

Элек тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу башкарылмаган оешма өчен тоташтыруга тарифлар билгеләнгәндә, «л» пунктчасында күрсәтелгән документлар тоташтыруга тарифлар билгеләү турындагы гаризага теркәлми.

Җайга салынулы оешма инициативасы буенча, күрсәтелгән документлардан һәм материаллардан тыш, тарифлар билгеләү өчен мөһим булган башка документлар һәм материаллар, шул исәптән бәйсез экспертларның эксперт бәяләмәсе дә, тапшырыла ала.

Хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү чорлары:

Тоташтыруга тарифлар Дәүләт комитеты тарафыннан чираттагы җайга салу чоры башланганчы, ләкин җайга салуның чираттагы исәп-хисап чорыннан алда килгән елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча билгеләнә.

Кирәкле документлар пакеты белән гаризаны бер ысул белән бирергә мөмкин:

1. Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;

2. Башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы аша (шәхси проект буенча түләү билгеләү өлешендә).

Тулырак белешмәләр – сайтта.

Дәүләт комитетының дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы булган структур бүлекчәсе: су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International