|
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарәнең 50 нче утырышы булып узды. Идарә әгъзалары докладчыларны тыңладылар, тәкъдим ителгән исәпләүләрне карадылар һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча уңай карарлар кабул иттеләр: 1. «Чаллы» руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ өчен елга транспортында пассажирлар йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында». 2. «Бөгелмә аэропорты» ҖЧҖ күрсәткән аэропорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар (җыемнар) билгеләү турында. 3. «Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга, гражданнарның торак ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында төзелгән идарәче оешмаларга, торак милекчеләре ширкәтләренә, торак, торак-төзелеш яки башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативларына сатыла торган каты ягулыкка (утын) тарифлар билгеләү турында». 4. «2024 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнеше куәте берәмлегенә исәпләп, «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында». 5. «2024 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнеше куәте берәмлегенә исәпләп, «Казэнерго» АҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында». 6. «ТранзитЭнергоМонтаж» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар өчен электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләргә озак сроклы индивидуаль тарифларга 2023 һәм 2024 елларга төзәтү турында». 7. «2024 елга «СК-16» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар өчен электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләргә индивидуаль тарифлар билгеләү турында». 8. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларын гамәлдән чыккан дип тану турында («Татнефтепром - Зюзеевнефть» АҖ)». 9. «ТР, Казан ш., Тэцевская ур., 14 йорт адресы буенча җир участогы чигенә кадәр газүткәргеч тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү турында». 10. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыруга стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм түләү формуласын билгеләү турында» 2022 елның 18 ноябрендәге 652-216/тп-2022 номерлы карарына 1 нче кушымтага үзгәреш кертү хакында». Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.
|