Эшче штаб утырышында гражданнарның «Халык контроле»нә килгән мөрәҗәгатьләре каралды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Каты коммуналь калдыклар штабы утырышында «Халык контроле» системасы аша килгән гражданнар мөрәҗәгатьләре каралды. Мондый мөрәҗәгатьләрнең статистикасы һәм үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының кулланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев сөйләде.

Рөстәм Низамиев үз докладында «Халык контроле»ндә шикаятьләр саны кимегәнен билгеләп үтте. Агымдагы елның ноябрь аенда 41 мөрәҗәгать кабул ителгән, бу 2022 һәм 2021 елларның шул ук чоры белән чагыштырганда минималь күрсәткеч.

Үз чыгышында спикер «ПЖКХ» ИК ягыннан да, «Гринта» ҖЧҖ ягыннан да контейнер мәйданчыкларыннан чүп-чарны чыгару графигының үтәлмәвен искә алды. Чүпрәле, Тукай һәм Әлмәт районнары буенча мөрәҗәгатьләр аеруча сорау тудырган, аларда мөрәҗәгатьләрнең күп тапкыр артуы ачыкланган. Үз чиратында, Рөстәм Низамиев район башкарма комитетларына юлларда һәм ишегалларында карны вакытында чыгару мәсьәләсен карап бетерергә киңәш итте.

Килгән мөрәҗәгатьләрне Штаб төбәк операторлары һәм җирле үзидарә органнары катнашында тикшерә.  ККК белән эш итү өчен җаваплы затларга тупланган чүп-чарны чыгару буенча контроль сроклар куелды.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International