Каты коммуналь калдыклар буенча эшче штаб утырышында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов каты коммуналь калдыкларны чыгару эшчәнлеге турында сөйләде.
Чистай районында ККК Татарстан Республикасының Көнчыгыш зонасы региональ операторы – «Гринта» ҖЧҖ чыгара. Калдыкларны күмү «МППБиО» ААҖ полигонында башкарыла. Каты коммуналь калдыкларны транспортлауны «НК-сервис Заинск» ҖЧҖ гамәлгә ашыра. 2023 елда районда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә 73 850 кешегә хезмәт күрсәтелә. Чистай районы буенча 2023 елда чыгарылган каты коммуналь калдыклар күләме 13 413 тонна тәшкил итә.
Эдуард Рөстәм улы сүзләренчә, чүп-чарны чыгару даими рәвештә башкарыла һәм барлык торак пунктларны колачлый (билгеләнгән вакытта калдыкларны капчыклап җыю гамәлгә ашырыла). Моннан тыш, районда халык белән мәгълүмати эш актив алып барыла – мәгълүмат стендлары урнаштырылган. Әмма, регоператор һәм муниципалитет тарафыннан сыйфатлы башкарылган эшкә карамастан, язгы, җәйге һәм көзге чорда үсемлек калдыкларын каты коммуналь калдыкларны җыючы контейнер мәйданчыкларында туплау мәсьәләсе кискен күтәрелә. Кешеләрдән, чүп җыю урынын оештыруда санитар-эпидемиологик таләпләрне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен бозып, контейнерлар янында яшеллекләр (ботаклар, яфраклар һ.б.) тоту нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыклар турында күп санлы мөрәҗәгатьләр килә. Хәзерге вакытта проблеманы хәл итү өчен «НК-Сервис» ҖЧҖ белән җирле бюджет хисабына эре габаритлы чүп-чарны чыгару турында килешүләр һәм «Индустрия» ҖЧҖ белән муниципаль контракт төзелгән.
«Чистай районында 59 торак пункт бар, шуларның 46сында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтелә. «Гринта» ҖЧҖ тарафыннан 13 торак пунктта хезмәт күрсәтелми, мәсәлән: Змеево, Утәк, Керәшен Наратлысы, Николаевка, Мордва Баганы, Борнаш, Кече Полянка авыллары һәм тагын 7 торак пунктта күрсәтелми, чөнки аларга юл юк яки яшәүчеләр саны 10 кешедән азрак», – дип аңлатты Эдуард Хәсәнов.
Гомумән, штаб утырышында билгеләп үтелгәнчә, «Гринта» ҖЧҖ эшенә карата шикаятьләр проценты шактый кимегән.
«Татэнергосбыт» АҖ мәгълүматлары буенча, гыйнвар-октябрь айларында Чистай районында каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәте өчен түләүләр җыю күләме 97,87% тәшкил итә.
Фоторепортаж