2023 елның октябрендә республикада ККК белән эш итү буенча хезмәт өчен түләүләр җыю күләме – 102,32%

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

«Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте буенча түләүләрне җыю турында «Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хезмәтләренә түләүләр исәпләү бүлеге башлыгы Владимир Герасимов сөйләде, ул 2023 елның октябрендә түләүләр дәрәҗәсе, шулай ук «ККК белән эш итү» хезмәте буенча дебиторлык бурычы турында мәгълүмат җиткерде.

2023 елның октябрендә тулаем республика буенча ККК белән эш итү буенча хезмәт өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе 94,90% тәшкил иткән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыю дәрәҗәсе – 99,84%.

«ПЖКХ» ИК ҖЧҖ региональ операторы эшчәнлегенең көнбатыш зонасы буенча сентябрь аенда түләүләр җыю – 102,99% дәрәҗәсендә, «Гринта» ҖЧҖ эшчәнлегенең көнчыгыш зонасы буенча – 101,71% дәрәҗәсендә» – дип сөйләде докладчы.

2023 елның гыйнвар-октябрь айларында җыюның түбән дәрәҗәсе Әгерҗе (94,36%), Питрәч (76,03%), Кама Тамагы (74,17%) районнарында күзәтелә.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Тулаем республика буенча түләүләр җыюны тәэмин итү буенча уңай динамика күзәтелә», – дип билгеләп үтте. 

Октябрь аенда региональ операторлар тарафыннан «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ буенча 51,31 млн.сум һәм «Гринта» ҖЧҖ буенча 2,36 млн. сум күләмендә яңадан исәпләүләр ясалган һәм кулланучыларга белдерелгән түләүләр гамәлдән чыгарылган. Шәхси счетлар буенча эш алып барыла, алар буенча ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен бер тапкыр да түләү кермәгән. Республика буенча 1 ноябрьгә барлыгы 24 758 шундый шәхси счет исәпләнә, аларның гомуми суммасы – 170,53 млн.сум. Мондый шәхси счетлар саны әкренләп кими бара.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International