Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезгә «Россия Конституциясенә 30 ел – үзеңне тикшереп кара!» онлайн-конкурсында үз белемнәрегезне тикшерергә һәм ныгытырга тәкъдим итәбез, ул constitution.er.ru сайтында уза.
Катнашучыларга Конституция нигезләре турында 10 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Тестны үтү өчен 10 минут вакыт бирелә.
Җиңүчеләр – кыйммәтле бүләкләр, ә тестны узган һәр катнашучы электрон сертификат алачак. Конкурсның приз фонды 1 500 000 сум тәшкил итә. 10 җиңүче каралган.
Онлайн-конкурста 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша. Конкурс 25 ноябрьдә тәмамланачак. Онлайн-конкурска нәтиҗәләр 30 ноябрьгә кадәр ясалачак.
Уңышлар телибез!