ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

1. «Менделеевсказот» ҖЧҖнең керү тимер юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә 2024 ел өчен максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында».

2. «Тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарының һәм аларга тагылмаларның техник торышына дәүләт күзәтчелеген үткәргәндә, шулай ук агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җиһазларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәгәндә хезмәт күрсәткән өчен түләүләр күләмен билгеләү турында».

3. «2024-2028 елларга «Казан» халыкара аэропорты» АҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суны агызуга тарифлар билгеләү турында».

4. ««Казан» халыкара аэропорты» АҖ өчен 2024 елга су агызуга (җир өсте агынты сулары) озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турында».

5. «2024-2028 елларга «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суны агызуга тарифлар билгеләү турында».

6. «2024-2028 елларга «Татэнерго» АҖ өчен техник суга тарифлар билгеләү турында».

7. «2024 елга «Татэнерго» АҖ өчен салкын су транспортлауга һәм агынты суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International