Дәүләт комитеты тарафыннан «Водоканал» МУП инвестиция программасы үтәлешенә күчмә мониторинг үткәрелде

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасы үтәлешенә чираттагы мониторинг үткәрделәр һәм су агызу һәм су белән тәэмин итү буенча түбәндәге объектларны реконструкцияләү эшләренең барышы белән таныштылар:

1.    Дорожная урамы буенча участок реконструкциясе. Участокның озынлыгы якынча 1250 метр тәшкил итә. Бүгенге көндә 1035 метры реконструкцияләнгән, калган өлеше - 215 метр. Реконструкция ГНБ ысулы белән башкарыла, 235 метр участокта бораулау үткәрелгән, диаметры 160 мм булган полиэтилен торбаны борауланган уемга кертү эше алып барыла. Участок шәхси сектордан уза, анда 30га якын кое төзү һәм 40 якын шәхси йортны тоташтыру планлаштырыла.

2.      Чистай урамы буенча – Меридианная урамыннан Бондаренко урамына кадәрге участокта 3 нче Төньяк коллектор участогын реконструкцияләү. 260 метрлы участокта җир өсте кичүе янында озынлыгы 24 метр булган полиэтилен торба салынган, аннан сул якка (110 метр) һәм уң якка (260 метр) диаметры 1400 мм булган тимер-бетон торбаның полимер җиңсәсе белән санация ясалган. Хәзерге вакытта туфрак белән тутырылган котлованнарга вак таш салалар һәм соңыннан асфальтлыйлар. 

3.      Себер тракты буенча СВВУ башлап суүткәргеч участогын реконструкцияләү. Әзерлек эшләре башланган: коммуникация челтәрләрен трасса эзләгеч белән шуровкалау (тикшерү) үткәрелә, аларның урнашу урыны билгеләнә. Полиэтилен торба кертелә һәм ГНБ өчен җиһазлар урнаштырыла.

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Видеорепортаж

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International