Татарстан Республикасы «Россия» халыкара күргәзмә-форумында катнаша

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

«Россия» халыкара күргәзмә-форумы – илнең мөһим казанышларын җыйган мәйданчык. Форум 2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр, Мәскәүдә – ВДНХ уза. Катнашучылар арасында Россиянең 89 төбәге, шул исәптән Татарстан Республикасы да бар.

Татарстан – тарихны һәм традицияләрне хөрмәт итеп кенә калмыйча, киләчәккә актив һәм уңышлы омтылучы төбәк тә. Ул Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе, илнең икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Татарстанда сәнәгать, спорт, авыл хуҗалыгы, туризм, фән һәм мәгариф актив үсеш ала. Республика Россиянең иң эре нефть эшкәртү һәм химия үзәкләренең берсе, шулай ук металлургия, энергетика һәм автомобиль продукциясе җитештерүчесе булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика территориясендә 2 эре махсус икътисадый зона бар: 2022 елда керемнәре 130 млрд.сум тәшкил иткән «Алабуга» МИЗ һәм 58,1 млрд.сум табыш белән «Инополис» МИЗ.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасында «Мәгариф» илкүләм проектының  «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты буенча IT-технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен   «Алабуга Политех»та  IT-куб белем бирү киңлекләре булдырылды. Проект ярдәмендә лекторийлар җиһазландырылган, аларда робототехника, виртуаль чынбарлык, зур мәгълүмат белән эшләү, цифрлы куркынычсызлык, веб-дизайн эшләүгә өйрәтелә.

 «Мәгариф» илкүләм проекты – ул заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән мәктәпләр, техникумнар һәм көллиятләр, өстәмә белем бирү үзәкләре; заманча белем бирү программалары; һөнәри осталык дәрәҗәсе югары булган педагоглар; балаларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча кирәкле психологик-педагогик һәм методик ярдәм алучы ата-аналар; иҗади кызыксынуларны һәм сәләтләрне канәгатьләндерү, һөнәри юнәлеш бирү өчен шартлар белән тәэмин ителгән балалар; һөнәри һәм карьера үсеше мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашучы иҗади яшьләр.

«Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы 130,7 кв.м мәйданда экспозиция күрсәтәчәк, төп аудитория – студентлар, мәктәп укучылары, балалы гаиләләр, чит ил туристлары. Экспозиция нигезендә орнаментлы сфера рәвешендә бизәлгән күп функцияле киңлек булдыру идеясе ята. Проекция һәм идәндәге видео экраны ярдәмендә экспозиция образын һәм кәефне үзгәртү мөмкинлеге бар. Сфера эчендә үзәк элемент теге яки бу теманы ача һәм презентацияләр, укыту лекцияләре, видеофильмнар карау урыны һ.б. булып хезмәт итә ала. Бу киңлек экспозициянең үзәге булып тора, арт-объект буларак хезмәт итә һәм стендны төрле активлыклар белән тутырырга мөмкинлек бирә.

Экспозициянең арткы өлеше кәкре конструкциядән гыйбарәт. Кунакларга мөрәҗәгать ителгән фасадта "Было-Стало-Будет" стилендәге светодиодлы экран урнашкан, ул республика һәм Татарстан халкы тарихын, шулай ук киләчәк проектларны ача. Медиафасад рәвешендә эшләнгән асма конструкция стендның визуаль кабул ителешен төрле контент ярдәмендә үзгәртергә мөмкинлек бирә.

Стенд конструкциясенең сул ягында төрле мавыктыргыч активлыклары булган балалар интерактив зонасы урнашкан, алар арасында балалар фломастерлар ярдәмендә Татарстанның танылган объектларын һәм персонажларын буяган «Раскрась Татарстан» интерактив дивары. Шулай ук күргәзмәнең иң кечкенә кунаклары өчен пазл, анда магнит яссылыгында республиканың төрле танылган объектларын бер-берсенә тоташтырып җыярга тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, стенага беркетелгән ике физик китап тәкъдим ителә, аларда 6 әкият бар. Бер биттә әкиятнең башы, анда куар-кодны күрсәткәннән соң, килгән кунак әкиятнең дәвамын белә алачак. Икенче биттә – бу әкиятнең иллюстрациясе.

Стенд конструкциясенең уң ягында республика туризмына багышланган Visit Tatarstan зонасы урнашкан.

Павильон үзәгенә караган стенд почмагында тулысынча экраннардан торган арка рәвешендә фотозона урнашкан. Арка кунакның үтүенә яки фотога төшерү өчен арка уемында кунакның булуына җавап бирә.

Стендның активлыкларының берсе – Казан шәһәре буйлап велосипедта йөрү. Кунаклар иртәнге шәһәр буйлап виртуаль велосипедта йөри ала. Сайлау өчен 2 матур маршрут: Кремль яр буе һәм Кабан күле яр буе. Кунак велосипедка утыра, шлем кия һәм педальләрне әйләндерә башлый, әйләнгәндә контент тизләтелә, җил имитациясе көчәйтелә.

Шулай ук стендта ТР тарихи архитектура объектларының 3D макеты урнашкан. Алар янында тач. экраннар тора, анда һәр объект турында кыскача мәгълүмат белергә мөмкин булачак.

Килүчеләргә автор иллюстрациясе белән открытка сайларга мөмкин. Открыткалар төрле сәнгать стильләрендә эшләнгән һәм ТР архитектурасы, ТР спорты, ТР гастрономиясе темаларына бүленгән. Стенд кунаклары открытканы сайлый һәм аңа робот ярдәмендә язу өсти ала.

Чараның амбассадорлары арасында эшкуарлар, җәмәгать эшлеклеләре, күренекле галимнәр, укытучылар һәм укучылар, журналистлар, телевидение алып баручылары һәм блогерлар, мәдәният һәм иҗат өлкәсе вәкилләре, спортчылар, шулай ук РФ геройлары бар.

Күргәзмәдә стендның кыскача программасы:

- 5 ай дәвамында Татарстан турында роликлар әйләнәчәк;

- 4 ноябрь – күргәзмә ачылышы, төп вакыйга булып 2024 елның февралендә Казанда узачак «Киләчәк уеннары» презентациясе, шулай ук «Туган Батыр» мультфильмы тора, ул халыкара проект булып тора һәм буыннар дәвамчанлылыгын саклый, туган як мәдәниятенә кызыксынуны һәм башка халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәтне ныгыта, игелеккә, чын әхлакый кыйммәтләргә нигез сала, иман һәм Туган Җиргә карата мәхәббәтнең мөһимлеген ача;

- мәйданчыкта балалар өчен конкурс оештырылачак, анда татар китаплары, стикерпаклар, китап авторы катнашында презентация уйнатылачак;

- 2 декабрь – Төбәк көне. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячак. Шулай ук төбәккә ярдәм итү өчен амбассадорлар киләчәк, ТРның танылган артистлары катнашында концерт программасы оештырылачак;

- «Белем» җәмгыяте проекты территориясендә «Татарстан казанышлары» ачык лекциясе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International