Татарстанда «Үзеңнекеләр турында кайгырту» республика программасын башлап җибәрделәр

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Ул республикада хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чараларын алуны берләштерәчәк һәм системалаштырачак. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, шулай ук Телеграмда чат-бот та эшли.

Сайт аша дәүләт ярдәме чараларын алу мәсьәләләре буенча аңлатмалар алырга мөмкин. Сорауларны 117 кайнар линия белгечләре эшкәртә.

Сайтның адресы: zabotasvo.tatar

Чат-ботка сылтама буенча керергә мөмкин: https://t.me/Svoi_tatarstan_bot.

Ресурслардагы чаралар буенча мәгълүмат даими рәвештә тулыландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International