Александр Груничев республика Рәисе һәм Россия МКФХ җитәкчесе белән очрашуда катнашты

2023 елның 10 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия МКФХ җитәкчесе Максим Шаскольский белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Яклар ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре, намуслы конкуренцияне тәэмин итү, гражданнар мәнфәгатьләрен яклау, бәяләрнең ачыклыгы, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге, шулай ук башка эш темалары буенча фикер алыштылар.

Очрашуда ТР вице-премьеры – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, ТР буенча МКФХ идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин катнашты.

Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте скриншоты
Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International