Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «2024 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең егәрлек берәмлегенә исәпләгәндә Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – «РЖД» ААҖ филиалының җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
2. «2024 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең егәрлек берәмлегенә исәпләгәндә Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Ульяновск территориаль участогы – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – «РЖД» ААҖ филиалының җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
3. «2024 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең бер берәмлегенә исәпләгәндә «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».
4. «2024 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең бер берәмлегенә исәпләгәндә «КАРСАР» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».
5. «2024 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең бер берәмлегенә исәпләгәндә «Энергоресурс» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».
6. «Заречье» МТ ҖЧҖ объекты – ТР, Казан шәһәре, Киров районы, Ильич урамы адресы буенча урнашкан торак комплекс»ны «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга индивидуаль тәртиптә түләү билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.