ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2023 елның 4 ноябре, шимбә

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Үз халкыбызның тарихын онытмау – мөһим, чөнки нәкъ менә ул бүгенге тормышыбызның нигезе булып тора. Республикабызда төрле милләт кешеләре күп, һәм без бердәм икәнебезне истә тотарга тиеш. Без имин республикада яшәү бәхетенә ирештек. Боларның барысы да туган Республикабыз өчен горурлык хисен ныгыта, аның нигезе булып аның төп законы – Конституция тора.

Бу көннәрдә рух көче, милләтләр бердәмлеге, ирек, бәйсезлек, тотрыклылык һәм ышаныч телим.

 Бердәмлек, гомуммилли татулык һәм халыкның фидакарь энергиясе тынычлык һәм иминлек тәэмин итсен.

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С.Груничев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International