Дәүләт комитеты тарафыннан «Водоканал» МУП инвестиция программасы үтәлешенә күчмә мониторинг үткәрелде

2023 елның 3 ноябре, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасы үтәлешенә чираттагы мониторинг үткәрделәр һәм түбәндәге объектларны реконструкцияләү буенча эшләр барышы белән таныштылар:

1.      Мәүлетов урамы буенча Гарифьянов урамыннан Сыртланова урамына кадәр суүткәргеч участогын реконструкцияләү.

Полиэтилен торбаны горизонталь юнәлешле бораулау ысулы белән салу эше 30 октябрьдә башланган. Стена элементлары, эшчеләр өчен вагончык кертелгән. Экскаватор һәм самосвал беренче  чокырда –  коммуникацияләрен шуровкалауда туфрак эшләрен алып бара. Объектның әзерлеге – әзерлек эшләрен башлау.

2.      Сыртланова урамындагы суүткәргеч участогын реконструкцияләү.

Торбаны горизонталь-юнәлешле бораулау ысулы белән салу өчен 4 котлован казылган, котлованнарның стеналарын торбалардан металл каркаста такталардан калканнар белән ныгыту эшләре үткәрелә. Полиэтилен торбалар өлешчә кертелгән. 200 метрлы беренче участокта торбаны 10 ноябрьгә салу планлаштырыла. Объектның әзерлеге – әзерлек эшләрен башлау.

3.      Нәкый Исәнбәт урамы буенча Гвардия урамыннан Седов урамына кадәр суүткәргеч участогын реконструкцияләү.

Хәзерге вакытта горизонталь юнәлешле бораулау ысулы белән диаметры 225 мм булган полиэтилен торба 350 метрга салынган. Салынган суүткәргечкә кулланучылар кисеп тоташтырылган. Тимер-бетон боҗралардан коелар монтажлау эшләре алып барыла.

4.      1 нче Төньяк коллектор участогын реконструкцияләү (Порт урамы буенча).

Тимер-бетон коллекторның еш җимерелүе аркасында участок озынлыгы 208 метрга кадәр арттырылган. Хәзерге вакытта горизонталь юнәлешле бораулау ысулы белән диаметры 1000 мм булган полиэтилен торба 208 метрга салынган. 

5.      1 нче Төньяк коллектор участогы янында (Порт урамы буенча) кар эретү пункты төзү.

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Видеорепортаж

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International