Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында транспорт хезмәтләре өлкәсендә алдан исәпләүләрне карау буенча эшче тариф комиссиясе утырышы узды.
Түбәндәге сораулар каралды:
1. «Промтранс-А» ҖЧҖнең керү тимер юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә 2024 ел өчен максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында;
2. «Менделеевсказот» ҖЧҖнең керү тимер юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә 2024 ел өчен максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында;
3. «Базис» ҖЧҖнең керү тимер юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә 2024 ел өчен максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында;
Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.