2023 елның 1 ноябрендә Александр Груничев рәислегендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының квартал коллегиясе узды. Утырышның төп темасы – 2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәләре, аның турында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов хәбәр итте.
Тикшерү чараларын үткәрү прокуратура органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә уза. Бу хәл 2022 елдан башлап, көйләнә торган оешмалар тарафыннан ачыкланган бозуларга вакытында җавап бирү өчен чикләү чаралары кертелгәч, аеруча актуаль булды. Татарстан Республикасы Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсе башлыгы Марат Шараев коммуналь ресурсларга бәяләрнең нигезсез артуына юл куймау, шулай ук коммуналь ресурслар бирүнең сыйфатын арттыру буенча алып барыла торган эш турында сөйләде.
Көн тәртибе кысаларында коллегиядә катнашучылар тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләрен карадылар, алар турында Россия МКФХ Торак-коммуналь хуҗалыкны җайга салу идарәсе башлыгы Алексей Матюхин аңлатты.
«Водоканал» МУП директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Таһир Вәлиев су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә инвестицион программаны гамәлгә ашыру, финанс чараларын максатчан куллануны контрольдә тоту турында чыгыш ясады.
Утырышта Россия МКФХ тарифларны җайга салу өлкәсендәге контроль-күзәтчелек вәкаләтләрен гамәлгә ашыруына аерым игътибар бирелде, бу хакта үз докладында Россия МКФХ Төбәк тарифларын җайга салу идарәсе башлыгы Алексей Воронин сөйләде.
МКФХ җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь үз докладында «Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе тарафыннан бәяләр формалаштыру тәртибен бозу турында монополиягә каршы эшләрне карау практикасы» темасына чыгыш ясады.
Чыгыш ясаучыларның докладлары һәм презентацияләре белән тулырак итеп монда танышырга мөмкин.
Фоторепортаж