«Видеопомощник ЖКХ» – халык өчен ТКХның актуаль сорауларына җаваплар.

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» берләшмәсе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, «Видеопомощник ЖКХ» проектын башлап җибәрде.

Бүген без видео ярдәмченең егерме икенче чыгарылышын карарга тәкъдим итәбез.

Егерме икенче роликта кайнар су белән тәэмин итү өчен түләүнең ничек исәпләнүе турында сөйлибез.

Җылылык белән тәэмин итү системаларының нинди төрләре бар, шулай ук кайнар су белән тәэмин итү буенча түләүне исәпләү ысуллары турында җиткерербез.

Егерме икенче чыгарылыш.

Киләсе чыгарылышларны безнең  «Татарстан тарифлары» Телеграм-каналыннан карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International