Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешманың инвестицион программаларын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советы утырышы узды.
Экспертлар каравына җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы «Казэнерго» АҖ инвестиция программасы проекты тәкъдим ителде (Экспертлар советының 20.10.2023 утырышы йомгаклары буенча искәрмәләрне исәпкә алып, эшкәртелгән проект).
Утырыш йомгаклары буенча Экспертлар советы тарафыннан карала торган инвестицион программа проекты, җайга салынулы оешма өчен чаралар составы һәм тарифларның алдан ясалган исәпләмәләре өлешендә эшләп бетерелгәнен исәпкә алып, кабул ителде.
Белешмә: «Казэнерго» АҖ Казан шәһәренең иң эре җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының берсе булып тора, торак фондының һәм башка объектларның 25% өлешен җылылык энергиясе белән тәэмин итә. Предприятиенең төп бурычы – кулланучыларны җылылык энергиясе белән сыйфатлы һәм ышанычлы тәэмин итү. Оешма Казан шәһәре балансында булган бөтен тышкы яктырту системасын файдалана. Бу – 111 мең 622 яктылык ноктасы, шулай ук аларны туендыручы 3200 км челтәр.