Икътисадта һәм социаль өлкәдә цифрлы технологияләрне тиз арада кертүне тәэмин итү максатыннан, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2019-2024 еллар чорына «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасы формалаштырылды. Аны гамәлгә ашыру югары технологияле бизнес өчен шартлар тудырачак, илнең конкурентлыкка сәләтлелеген арттырачак, илкүләм иминлекне ныгытачак һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртачак.
Программа составына 9 федераль проект керә, шуларның берсе булып «Кадрлар һәм мәгариф» тора.
Фото чыганагы: Национальные проекты.рф