«Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» берләшмәсе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, «Видеопомощник ЖКХ» проектын башлап җибәрде.
Бүген без видео ярдәмченең егерме беренче чыгарылышын карарга тәкъдим итәбез. Күршеләр йортта яшәү кагыйдәләрен бозганда эш итү тәртибе турында сөйлибез.
Роликта сүз гомуми файдалану урыннарын законсыз куллану турында бара, болар – чүпләү, коймалар урнаштыру.
Киләсе чыгарылышларны безнең «Татарстан тарифлары» Телеграм-каналыннан карагыз.