ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2023 елның 27 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары түбәндәгеләрне карадылар һәм көн тәртибенә ярашлы карарлар кабул иттеләр:

1. «2024 елга «Оборонэнерго» АҖ һәм «Сетевая компания» АҖ филиалы арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен бирү хезмәтләренә озак сроклы индивидуаль тарифларга үзгәрешләр кертү турында».

2. «Энергия белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең челтәр оешмалары – Трансэнерго структур бүлекчәсе – «РЖД» ААҖ филиалы һәм «Сетевая компания» АҖ арасында үзара исәп-хисаплар өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә 2024 елга озак сроклы индивидуаль тарифларга үзгәрешләр кертү турында».

3. «Энергия белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясе – «РЖД» ААҖ филиалы һәм «Сетевая компания» АҖ арасында үзара исәп-хисаплар ясау буенча  электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә 2024 елга озак сроклы индивидуаль тарифларга үзгәрешләр кертү турында».

4. «С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы һәм «Сетевая компания» АҖ арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен бирү хезмәтләренә 2024 елга озак сроклы индивидуаль тарифларга үзгәрешләр кертү турында».

5. «Бер генә кулланучыга хезмәт күрсәтүче «Газпром энерго» ҖЧҖнең Урал буе филиалы өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә һәм «Газпром энерго» ҖЧҖнең Урал буе филиалы һәм «Сетевая компания» АҖ арасында 2024 елга электр энергиясе тапшыру буенча үзара исәп-хисап ясау өчен индивидуаль тарифлар билгеләү турында»

6. «ПАЛИТРА» махсуслашкан төзүче» ҖЧҖ объекты – «Зеленодольск шәһәре Төзүчеләр проспекты буенча 6,7 номерлы 18 катлы күп фатирлы торак йортлар»ны «ЗВКС» АҖ салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган өчен җтүләү билгеләү турында».

7. ««ДОМКОР» махсуслашкан төзүче» ҖЧҖ объекты – «Чаллы шәһәре, Сидровка поселогы, Карманов урамы, 45 йорт адресы буенча күпкатлы торак йорт»ны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ салкын су белән тәэмин итүнең һәм ташландык су агызу буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

8. «Светлая Долина 16» махсуслашкан төзүче» ҖЧҖнең «Казан шәһәре, Совет районы, «Светлая Долина» торак районының М-1 микрорайонында ПК-З, торак йорт №1-3, корпуслар: 1, 2, З, 4» объектын Казан шәһәренең «Водоканал» МУП салкын су белән тәэмин итүнең һәм ташландык су агызу буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

9. «Алтын» махсуслашкан төзүче ҖЧҖ объекты – «Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Константиновка авылы адресы буенча урнашкан торак комплексы»н Казан шәһәренең «Водоканал» МУП салкын су белән тәэмин итүнең һәм ташландык су агызу буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

10. «Авалон» ҖЧҖ объекты –  «ТР, Казан шәһәре, Идел буе районы, Карбышев урамы адресы буенча урнашкан торак булмаган биналар һәм җир асты паркингы булган торак комплексы»н «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

Тапшырылган исәпләмәләр Дәүләт комитеты тарафыннан каралды һәм чыгымнарның икътисадый нигезләнгән булуына бәя бирелде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Тарифлар бүлегендә Дәүләт комитетының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International