Бөтенроссия тариф конференциясенең өченче көне

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия тариф конференциясе үз эшен дәвам итә. Бүген панель дискуссия булды: Цифрлы трансформация чорында тарифларны җайга салу кадрлары: ничек үстерергә һәм сакларга? Анда Икътисад һәм инфраструктура тармакларын җайга салу институты директоры Илья Долматов, Мәскәү шәһәренең Икътисадый сәясәт һәм үсеш департаменты җитәкчесе урынбасары Зоя Викторова һәм Электроэнергетикада тикшеренүләр үзәге директоры Сергей Сасим чыгыш ясады.

Спикерлар җайга салу органнарының кадрлар потенциалы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Җайга салучы органнар компетенцияләренә карата таләпләргә, чакырулар һәм проблемаларга каршы эксперт карашы тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасында 2020 елдан Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ярдәмендә Тарифларны җайга салу мәктәбе эшли. Әлеге мәктәпне булдыруның максаты – эшчәнлекләре тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салуга эләккән оешмалар җитәкчеләрен һәм әйдәп баручы белгечләрен яңадан һөнәри әзерләү. Электр энергетикасы, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм башка тармаклар белгечләре һәм идарәчеләре тарифлар ясалу өлкәсендә өстәмә белемнәр, әлеге өлкәдәге проблемаларны хәл итүгә төшенү мөмкинлеген, тарифларның нигезлелегенә экспертиза үткәрү күнекмәләрен алырга мөмкин. Белем бирү процессына лекцияләр, семинарлар, практик дәресләр, эшлекле уеннар, ситуацион мәсьәләләрне хәл итү керә.

«Татарстан тарифлары» Telegram-каналында җентекләбрәк күзәтегез. Тариф конференциясе спикерлары материаллары һәм презентацияләре инде урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International