Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестицион программаларын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советы утырышы узды.
Экспертлар каравына җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы түбәндәге оешмаларның инвестиция программалары тәкъдим ителде:
1. 2024-2028 елларга «Татэнерго» АҖнең җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицион программа проектын карау (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй). Экспертлар советы әгъзалары оешма билгеләнгән срокта төзәтергә тиешле искәрмәләрне әйттеләр.
2. 2024 елга «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖнең җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестицион программа проектын карау. Программа проекты Экспертлар советы тарафыннан кабул ителде.
3. 2024 елга «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖнең җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестицион программа проектын карау (Азнакай ш.). Инвестиция программасы проекты Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан финанслау чыганакларын төгәлләү өлешендә эшләп бетерүгә җибәрелде.
4. 2024 елга «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖнең җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестицион программа проектын карау. Программа проекты Экспертлар советы тарафыннан камилләштерүне исәпкә алып кабул ителде.
5. 2024 елга «Казэнерго» АҖнең җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестицион программа проектын карау. Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан проект, инвестиция программасының аерым проектлары буенча өстәмә материаллар тәкъдим итү кирәклеге сәбәпле, 2023 елның 30 октябренә яңадан карау планлаштырыла.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасында инвестицион программаларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирә.