Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «2024-2028 елларга» Казан оптика-механика заводы» АҖ өчен су агызуга тарифлар билгеләү турында».
2. «2024-2028 елларга «Технополис» идарәче компаниясе» ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга тарифлар билгеләү турында».
3. «2024-2028 елларга «ТАНЕКО» АҖ өчен эчәр су, техник су һәм су чыгару (сәнәгать һәм көнкүреш агынты сулары) тарифларын билгеләү турында».
4. «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесе өчен эчә торган суга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 01.12.2021 № 422-110/кс-2021 карары белән билгеләнгән озак сроклы тарифларга 2024 ел өчен төзәтмә кертү хакында».
5. «Восток – Энерго» җитештерү-коммерция фирмасы» ҖЧҖ өчен эчә торган суга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 20.11.2020 № 246-79/кс-2020 карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2024 ел өчен төзәтмә кертү хакында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.