Каты коммуналь калдыклар штабы утырышында «Халык контроле» системасы аша килгән гражданнар мөрәҗәгатьләре каралды. Мондый мөрәҗәгатьләрнең статистикасы һәм үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының кулланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев сөйләде.
Рөстәм Низамиев үз чыгышында «Халык контроле»ндә шикаятьләр санының кимүе турында билгеләп үтте. Шулай итеп, агымдагы елның сентябрендә 71 мөрәҗәгать килгән — бу 2022 һәм 2021 елларның шул ук чоры белән чагыштырганда бик аз. Шулай ук калдыкларны вакытында чыгару җайга салынган, шәһәр яны авылларыннан чүп-чарны тәүлегенә ике тапкыр чыгаралар.
Гражданнарның Лаеш, Питрәч, Алабуга, Әлмәт, Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча чүп-чар чыгаруга карата шикаятьләренә аерым игътибар бирелде. Үз чиратында, Рөстәм Низамиев район башкарма комитетларына килгән сорауларны җентекләбрәк эшкәртергә киңәш итте.
Килгән мөрәҗәгатьләрне Штаб төбәк операторлары һәм җирле үзидарә органнары катнашында тикшерә. ККК белән эш итү өчен җаваплы затларга тупланган чүп-чарны чыгару буенча контроль сроклар куелды.