Бүген Татарстан Республикасының Олы Кайбыч авылында «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты ярдәмендә төзелгән биологик чистарту корылмалары ачылды. Объект тәүлегенә 250 кубометр агынтыны кабул итү һәм эшкәртүгә исәпләнгән. Аңа, беренче чиратта, социаль әһәмиятле объектлар – балалар бакчасы, мәктәп, үзәк хастаханә, электр элемтәсе узелы һәм район советы бинасы тоташтырылачак.
Биологик чистарту корылмалары төзү – әйләнә-тирә мохитне саклауга зур адым. Шул ук вакытта, кулланучыларны сыйфатлы су агызу хезмәте белән тулысынча колачлау максатыннан, әлеге объектка максималь күләмдә кушылдыру мөһим. Мәсәлән, Кайбыч муниципаль районында биологик чистарту корылмалары белән берлектә яңа төзелгән объектны максималь йөкләү өчен 7 километр су агызу челтәре дә төзелгән.
Ачылу тантанасында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «ТР Инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов, төзүчеләр һәм авыл халкы катнашты.
«Торак пунктта халыкны һәм оешманы үзәкләштерелгән канализация системасы һәм заманча чистарту корылмалары белән тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтәм, бу, һичшиксез. тормыш сыйфатын күтәрә һәм җирлек экологиясен яхшырта», – дип ассызыклады объектны ачуда катнашкан Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының инвестицион программалар бүлеге башлыгы Айгөл Йосыпова.