ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2023 елның 13 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

1. «ТеплоГрупп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен салкын суны транспортлауга һәм агынты суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында

2. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары белән билгеләнгән «Аммоний» АҖ өчен эчә торган суга һәм су агызуга 2024 елга озак сроклы тарифларга үзгәрешләр кертү турында 

 02.12.2019 № 10-143/кс».

3. «Аммоний» АҖ өчен техник суга Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 03.12.2021  №441-120/кс-2021 карарында билгеләнгән озак сроклы тарифларга 2024 ел өчен төзәтмә кертү хакында».

4. «2024-2028 елларга «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ өчен су агызуга тарифлар билгеләү турында».

5. «2024-2028 елларга «Камэнергостройпром» ҖЧҖ өчен техник суга һәм су агызуга тарифлар билгеләү турында».

6. «Жилище» махсуслашкан төзүче ҖЧҖ объекты – «21 катлы күпкатлы торак йорт». «25 катлы күпкатлы торак йорт». «Күп функцияле бина». «Күпдәрәҗәле паркинг»ны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

7. «2023 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең бер берәмлегенә исәпләгәндә «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

8. «2024 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең бер берәмлегенә исәпләгәндә «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

9. «2024 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең бер берәмлегенә исәпләгәндә «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

10. 2023 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең бер берәмлегенә исәпләгәндә «Инновация индустриаль паркы – «Югары технологияләр өлкәсендә «Химград» технополисы» акционерлык җәмгыятенең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

11. «2024 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнеше бер берәмлегенә исәпләгәндә «Инновацион индустриаль парк – югары технологияләр өлкәсендә «Химград» технополисы» акционерлык җәмгыятенең  җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

12. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2021-2025 елларга «Үзәк торак-коммуналь идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе өчен эчәргә яраклы суга, техник суга 2021-2025 елларга тарифлар билгеләү турында» 09.12.2020 №366-164/кс-2020 карарына үзгәрешләр кертү хакында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International