ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасы үтәлешенә чираттагы мониторинг үткәрделәр һәм түбәндәге объектларны реконструкцияләү буенча эшләр барышы белән таныштылар:
1. Нәкый Исәнбәт урамы буенча Гвардия урамыннан Седов урамына кадәр суүткәргеч участогын реконструкцияләү.
Хәзерге вакытта диаметры 225 мм булган полиэтилен торба салынган, кулланучыларны салынган суүткәргечкә кисеп тоташтыру планлаштырыла. Кисеп тоташтыргач һәм янгын гидрантларын урнаштыргач, 8 кое монтажлау эшләре башланачак.
2. Кутуй урамындагы суүткәргеч участогын реконструкцияләү.
Полиэтилен торбаларны горизонталь юнәлешле бораулау ысулы белән салу эше 642 метр аралыкта тәмамланган. Кулланучыларны кисеп тоташтыру 5 октябрьдә гамәлгә ашырылган. Камераларны җыю һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.
3. Парин урамында, Сыртланов урамыннан Мәүлетов урамына кадәр суүткәргеч участогын реконструкцияләү.
Хәзерге вакытта 680 метрда суүткәргеч санациясе тәмамланган (тимер торбаның эчке өлешендә полимер җиңсә урнаштырылган). ВК-1 һәм ВК-2 камераларында кисеп тоташтыру эшләре башкарылган, ВК-3 камерасында узел җыеп бетерелгән, торбаны кертү планлаштырыла, ВК-4 камерасы «Сити центр»ны кертү өчен 110 мм тройник урнаштыру өчен әзерләнгән. Соңгы участокта робот-телеинспектор ярдәмендә башкарылган эшләрнең сыйфатындагы кимчелекләрне ачыклау максатыннан теледиагностика үткәрелгән. Кулланучыларны 2 һәм магистральне бер кисеп тоташтыру эшләрен башкарасы кала.
Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. Мониторинг нәтиҗәләре 2024 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.