Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Полигон - НК» ҖЧҖ, «Түбән Кама ПАТП» ҖЧҖ, «ВК и ЭХ» АҖ, «Нефтехимическая транспортная компания» ҖЧҖ коммуналь инфраструктура объектларын карап чыктылар.
Сәфәрнең мөһим чарасы – гражданнарны шәхсән кабул итү. Авыл халкын аеруча борчый торган мәсьәләләр ККК белән эш иткән өчен түләүләрне исәпләүгә, җылыга тариф, су белән тәэмин итү һәм су агызу тарифының структурасына кагылды. Лариса Хәбибуллина барлык сорауларга җавап бирде, шулай ук халык Дәүләт комитетына теләсә нинди уңайлы ысул белән (телефоннан, язмача яки электрон почта аша) мөрәҗәгать итә ала, дип искәртте.
«Полигон - НК» ҖЧҖ полигонында Лариса Хәбибуллина калдыкларны кабул итүне, үлчәүне, күмүне, шулай ук санитария нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүне оештыру процессы белән танышты. Җайга салына торган субъектлар объектларына күчмә мониторинг нәтиҗәләре 2024 елга тарифлар билгеләгәндә исәпкә алыначак.
Эш сәфәре азагында Татарстан Республикасы Түбән Кама районында инфраструктура үсеше буенча Татарстан Республикасы Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов белән догазификациянең төбәк программаларын үтәү буенча киңәшмә узды. Лариса Хәбибуллина догазификация, ягъни гражданнарның җир кишәрлекләре чикләренә кадәр газүткәргечләрне бушлай китереп җиткерү программасының барышы белән танышты. Бүгенге көнгә программада катнашу өчен барлыгы 374 гариза бирелгән, шуларның 221 – кабул ителгән. Газ үткәргеч 174 йорт хуҗалыгында яшәүчеләр кишәрлеге чикләренә җиткерелгән, 118 йорт хуҗалыгы тоташтырылган һәм файдалана.