Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Иртәгә, 10 октябрьдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булачак, аның барышында гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла, түбәндәге адрес буенча: Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр урамы, 12.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетында (8555) 42-50-50, 43-11-22 телефоннары, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында (843) 221-82-51, (843) 221-82-52 телефоннары буенча кабул итүгә язылырга өлгерегез.