«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә «Видеопомощник ЖКХ» проектын эшләтеп җибәрде.
«Видеопомощник ЖКХ» – ул кыска, әмма мәгълүмати роликлар, анда һәркем ТКХ өлкәсенең көн саен күп фатирлы йорт милекчеләре бирә торган иң актуаль сорауларына җавап таба алачак. Проект 25 яшьтән 66 яшькә кадәрге актив кешеләргә, торак милекчеләре ширкәтләре рәисләренә, торак-төзелеш кооперативларына, шулай ук күпфатирлы йортлар советларына юнәлдерелгән.
Бүген күпфатирлы йорт ишегалдында шлагбаум урнаштыру кагыйдәләре турында видеоярдәмченең унсигезенче чыгарылышын карарга тәкъдим итәбез.
Роликның максаты – шундый ихтыяҗ булса, яшәүчене йорт яны территориясендә шлагбаум кую кагыйдәләре белән таныштыру.
Киләсе чыгарылышларны безнең «Татарстан тарифлары» Telegram-каналыннан карагыз.