Инвестицион программалар үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казэнерго» АҖ объектларында булдылар:
1. Себер тракты урамы, 28 нче йорт буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау.
Подрядчы 8 Март урамы, 9 йорт, 11 йорт һәм Академик Кирпичников урамы, 23 йорт, 25 йорт буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләүне дәвам итә. Хәзерге вакытта ППУ (пено-полиуретан) изоляциясендәге торбалар кертелә һәм төп трассаны эретеп ябыштыру эшләре алып барыла.
2. 8 Март урамы, 18 нче йорт буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау.
Подрядчы ППУ изоляциядәге торбаны яңа бетон тартмаларга салып, туфрак белән күмгән. Юл аша чыгу урыны вак таш белән капланган. Хәзерге вакытта Журналистлар урамы, 28 нче йорт буенча котельныйга торба кертелә.
3. Октябрьнең 40 еллыгы урамы, 18, 15, 17, 20, 22 буенча; Юбилей урамы, 11, 9 йортлар буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау.
Подрядчы котлованнар эшләгән һәм бетон улаклар салу эше тәмамлана, торбалар кертелә.
Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте.