Дәүләт комитеты тарафыннан «Татэнерго» АҖ инвестиция программасы үтәлешенә күчмә мониторинг үткәрелде

2023 елның 6 октябре, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары «Казэнерго» АҖ Казан шәһәрен җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицион программасы үтәлешенә чираттагы мәртәбә мониторинг үткәрделәр һәм түбәндәге объектны реконструкцияләү буенча эшләрнең барышы белән таныштылар:

- КТЭЦ-1  башлап «Горки» котельныена кадәр 5 нче магистраль җылылык үткәргеч төзелеше.

Подрядчы Р.Зорге урамына параллель рәвештә уза торган 5 нче тепловод төзелешен тәмамлый. Бүгенге көнгә оешма тарафыннан 700 метр торба монтажланган, туфрак эшкәртү 80% ка башкарылган, ТБ блокларын монтажлау буенча эшләр башкарылган, 60% ка фундамент плитәсе монтажланган, 100% ка шпунтлар монтажланган.

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International