Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең кырык беренче утырышы булды, анда түбәндәге карар кабул ителде:
«ТеплоГрупп» ҖЧҖ өчен салкын су ташуга һәм агып төшүче суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында».
Проектны тикшерү һәм тәкъдим ителгән документларны анализлау йомгаклары буенча Идарә әгъзалары «ТеплоГрупп» ҖЧҖ өчен тарифлар билгеләү өлешендә уңай карар чыгардылар.
Кабул ителгән тариф карарлары белән ведомствоның рәсми сайтында «Тарифлар» бүлегендә танышырга мөмкин.